Барлык яңалыклар
Спорт
15 июнь 2023, 22:51

Беренчеләр һәм икенчеләр ГТО тапшыра

Бүген тест үткәрү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан Иске Балтач башлангыч мәктәбенең беренче һәм икенче сыйныф укучылары арасында чираттагы ГТО нормативларын кабул итү оештырылды.

Районда ГТО нормативларын тапшыру актив бара. Бу юлы Иске Балтач башлангыч белем бирү мәктәбенең беренче һәм икенче сыйныф укучылары үзләрен сынадылар.

Алар гимнастика эскәмиясендә басып торган килеш алга бөгелү, урыннан ике аягын белән дә этәрелеп озынлыкка сикерү, теннис тубын ыргыту hәм башка күнегүләрдә җитезлекләрен күрсәттеләр. 

Чара йомгаклары буенча спорт имтиханында актив катнашучылар бронза, көмеш һәм алтын ГТО билгеләрен алачак.

Беренчеләр һәм икенчеләр ГТО тапшыра
Беренчеләр һәм икенчеләр ГТО тапшыра
Беренчеләр һәм икенчеләр ГТО тапшыра
Беренчеләр һәм икенчеләр ГТО тапшыра
Беренчеләр һәм икенчеләр ГТО тапшыра
Автор:
Читайте нас: