

“Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында укучылар арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы җәйге фестиваленең муниципаль этабы узды.
Спорт чарасы Башкортстанның Спорт министрлыгының 100 еллыгына багышланды.
Фестиваль 20-22нче июньдә Салават шәһәрендә узачак II (региональ) этапта катнашу өчен Балтач районы җыелма командасын формалаштыру өчен иң көчле спортчыларны сайлап алу максатында үткәрелде.
Сайлап алу программасы үзенә йөгерү, туп ыргыту, йөзү, урыннан озынлыкка сикерү, гимнастика эскәмиясендә басып торган килеш алга бөгелү, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү кебек сынауларны үз эченә алды.
Нәтиҗәләр буенча, фестивальнең төбәк этабында Балтач районы командасын тәкъдим итәчәк сигез иң җитез һәм өлгер укучы сайлап алынды.