Мәскәү өлкәсенең Раменское шәһәрендә эстетик гимнастика буенча “Капелька России” турниры үтте.
Безнең районны ярышларда Наталья Абдуллина җитәкчелегендәге "Агидель - Малина" һәм "Агидель-Звездочки" командалары тәкъдим итте.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча ике команда да лаеклы икенче урынны яуладылар.
Афәрин, кызлар! Район дәрәҗәсен күтәргән гимнасткаларны, тренерларын һәм ата-аналарын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз.