Балтач гимнасткалары Казанда узган эстетик гимнастика буенча “Астория” турнирында уңышлы чыгыш ясадылар.
Ярышларда Русиянең төрле төбәкләреннән һәм шәһәрләреннән 300гә якын яшь спортчылар катнашты.
Район данын Нэйля Мәхмүтова җитәкчелегендәге 4-6 яшьлекләр категориясендә "Агидель-Бусинки" командасы лаеклы яклады.
Спортчыларыбыз ярышларда уңышлы чыгыш ясап, беренче урынны яуладылар.
Уңышлы чыгышлары белән барысын да ихлас тәбрик итәбез.