Барлык яңалыклар
Спорт
21 март 2023, 19:12

ГТО билгеләре үз ияләрен тапты

Бүген Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә "Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы таныклыкларын һәм билгеләрен тапшыру тантанасы үтте.

ГТО билгеләре үз ияләрен тапты
ГТО билгеләре үз ияләрен тапты

Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә "Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы таныклыкларын һәм билгеләрен тапшыру тантанасы үтте.

Тест үткәрү үзәге җитәкчесе Фәрит Галимов укучыларны көчле алкышлар белән, тантаналы рәвештә, аерымлык билгеләрен тапшырырга чакырды. Лаеклы бүләк белән котлап, ГТО нормативларын үтәгәндә күрсәтелгән тырышлык һәм батырлык киләчәктә авырлыкларны җиңәргә һәм уңышларга ирешергә ярдәм итәчәген билгеләп үтте.

ГТО Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы хәрәкәтенә кушылырга теләүчеләргә нормативларны уңышлы тапшыру өчен "Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы сайтында теркәлергә ( www.gto.ru), медицина рөхсәте алырга һәм тест үткәрү үзәгенә катнашу өчен гариза бирергә кирәк булачак. 

ГТО хәрәкәтенә кушылырга теләүчеләргә Иске Балтач авылы, Җиденче ур., 1 адресы, яки 8(34753)2-20-32 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ГТО билгеләре үз ияләрен тапты
ГТО билгеләре үз ияләрен тапты
ГТО билгеләре үз ияләрен тапты
Автор:
Читайте нас: