Барлык яңалыклар
Спорт
15 март 2023, 20:01

ГТО тапшыруда яңа үзгәрешләр

Агымдагы елның 23нче мартыннан Русиядә ГТО Бөтенрусия физкультура-спорт комплексын тапшыруның үзгәртелгән кагыйдәләре гамәлгә керәчәк.

ГТО тапшыруда яңа үзгәрешләр
ГТО тапшыруда яңа үзгәрешләр

Агымдагы елның 23нче мартыннан Русиядә ГТО Бөтенрусия физкультура-спорт комплексын тапшыруның үзгәртелгән кагыйдәләре гамәлгә керәчәк. Яңа яшь төркемнәре, нормативлар, аерымлык билгеләре һәм башка нигезләмәләр билгеләнде.

Барлык мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып, аерымлык билгеләре арасында кыскартылган вакыт аралыгы белән барлыгы 18 яшь баскычы билгеләнгән.

Хәзер балалар һәм яшүсмерләр өчен һәр “адым” үз эченә ике елны ала, бу табигать законнары буенча организмның үсеш дәрәҗәсен һәм кешенең төп физик сыйфатларын чагылдыра.

Өлкәннәрнең "адымы" 10 елдан 5 елга кадәр кыскарачак. Нәтиҗәдә, ГТО комплексы хезмәт коллективлары өчен тагы да кызыклырак булырга тиеш!

Гөлфия НӘБИЕВА,   

"Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексының

инструктор-методисты.

Автор:
Читайте нас: