Барлык яңалыклар
Спорт
11 март 2023, 22:00

“Яшьлек” комплексы гөрләп торды

Бүген, 11нче мартта, “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында, районның мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре ГТО нормативларын тапшырды.

“Яшьлек” комплексы гөрләп торды
“Яшьлек” комплексы гөрләп торды

Бүген, 11нче мартта, “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында, районның мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре ГТО нормативларын тапшырды.

Районда ГТО комплексы нормативларын тапшыру буенча җитди һәм максатчан эш алып барыла. Исегезгә төшереп үтәбез, үткән елда Балтач районының "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексы базасында эшләп килүче ГТО тестлаштыру Үзәге эшчәнлеге республика буенча иң яхшысы дип табылды. 2022 елның 27нче декабрендә, "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенрусия физкультура-спорт комплексын гамәлгә кертү һәм ашыру буенча Координация комиссиясенең чираттагы утырышында, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, координация комиссиясе рәисе Ирек Сәгыйтов Балтач районының ГТО тестлаштыру Үзәгенең эшчәнлеге турында сөйләп үткән иде.

Бүгенге спорт чарасында катнашучылар өчен ГТО нормативларын тапшыру –күңелле, мавыктыргыч вакыйга һәм шул ук вакытта көндәлек эшләрдән арынып тору өчен менә дигән чара булды.

Хезмәткәрләр гимнастика эскәмиясендә басып торган килеш алга бөгелү, йөгерү, урыннан ике аягың белән дә этәрелеп озынлыкка сикерү, яткан килеш гәүдәне күтәрү, йөзү hәм башка күнегүләрдә җитезлекләрен күрсәттеләр. 

Чарада катнашучылар яхшы физик әзерлек күрсәттеләр һәм ГТОның аерымлык билгеләренә сынауларны лаеклы үттеләр.

 

“Яшьлек” комплексы гөрләп торды
“Яшьлек” комплексы гөрләп торды
“Яшьлек” комплексы гөрләп торды
“Яшьлек” комплексы гөрләп торды
“Яшьлек” комплексы гөрләп торды
“Яшьлек” комплексы гөрләп торды
“Яшьлек” комплексы гөрләп торды
“Яшьлек” комплексы гөрләп торды
“Яшьлек” комплексы гөрләп торды
“Яшьлек” комплексы гөрләп торды
Автор:
Читайте нас: