Барлык яңалыклар
Спорт
7 март 2023, 20:19

Яшь балтачлылар – республика фестивалендә

Нефтекама шәһәрендә укучылар арасында республика кышкы ГТО фестивале узды.

Анда Башкорсттанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 31 команда катнашты. Балтач районы командасын – Тимур Сәхипов, Әмирә Сәхипова, Илсаф Шәрипов, Чулпан Ахтариева, Айдар Галимов, Аделина Шәфиева, Кирилл Захаров һәм Галина Закирҗановалар тәкъдим итте.

Алар электрон коралдан ату, урыннан ераклыкка сикерү, 60 метрга йөгерү һәм чаңгыда узышу кебек ГТО нормалары буенча имтихан тоттылар.

Көчле көндәшләренә карамастан, безнең спортчылар үзләренең спорт осталыкларын лаеклы күрсәттеләр, ә иң мөһиме, бик күп уңай эмоцияләр, зур тәҗрибә һәм яңа казанышларга яхшы кәеф алып кайттылар!

Яшь балтачлылар – республика фестивалендә
Яшь балтачлылар – республика фестивалендә
Яшь балтачлылар – республика фестивалендә
Яшь балтачлылар – республика фестивалендә
Яшь балтачлылар – республика фестивалендә
Яшь балтачлылар – республика фестивалендә
Автор:
Читайте нас: