Барлык яңалыклар
Спорт
3 март 2023, 08:53

Район чемпионы кем?

Район Чемпионы исеменә дәгъва итүчеләр арасында шахмат турниры үтте.

Район чемпионы кем?
Район чемпионы кем?

23нче февральдә Ватанны саклаучылар көненә багышланган район Чемпионы исеменә дәгъва итүчеләр арасында шахмат турниры үтте.

Чылар каралы-аклы такта өстендә фигуралар белән көрәшеп, шахмат уенының төрле булуын һәм беренче караштан күренгәнчә җиңел түгеллеген күрсәттеләр.  Бу тотнаклыкта, логикада, шулай ук көндәшеңнең һәр адымын алдан исәпли белүдә ярыш, дисәк тә була. Уеннарның дөрес барышын бәйгенең баш судьясы Валерий Гәрәйшин игътибар белән күзәтте.

Турнир һәр уенчыдан күп көч, зур игътибар, ихтыяр һәм тырышлык таләп итте. Әлбәттә, барысы да җиңүче булмый. Аек һәм ачык анализ ясарга сәләтле акыл таләп иткән ярыш нәтиҗәләре буенча, район чемпионы исемен лаеклы рәвештә, күп тапкырлар төрле күләмдә үткән ярышларда призлы урыннарны яулап килгән Альберт Шәйхлисламов лаек булды. Икенче-өченче урыннарда — Айнур Айдарбәков һәм Фәнзәл Синәтуллин.

—Хәзер шахмат уены районда үткән ярышлар программасының аерылгысыз өлешенә әйләнеп бара, катнашучылар да ел саен күбәюе куандыра. Мондый ярышларны гел көтеп алам мин. Үзе бер бәйрәм бит ул. Иң-иңнәрне ачыклаудан, тәҗрибә уртаклашудан тыш, шулай бергә җыелып, рәхәтләнеп аралашуларга ни җитә, — ди шахмат буенча районның яңа чемпионы Альберт Шәйхлисламов. Җиңүче билгеләп үтүенчә, шахмат уены сәламәтлеккә дә уңай йогынты ясый, фикерләү,тормыштагы кебек үк алдагы адымнарны планлаштыру, уйлау сәләтен арттыра.

—Уен вакытында дулкынлануларны сиздермәскә һәм шул ук вакытта башта бик күп логик мәсьәләләрне чишәргә кирәк, — ди Айнур Айдарбәков. —Олылар белән уйнарга курыкмыйм. Ә киресенчә, көчле көндәшләр белән шахмат тактасында “көрәшергә” яратам. Шундый уеннардан үзем өчен мөһим һәм кирәкле тәҗрибә туплыйм.

Бәйге ахырында җиңүче-призёрларга грамоталар һәм медальләр тапшырылды. Мондый турнирлар район өчен күркәм традициягә әверелер һәм тагы да күбрәк уенчыларны үзенә җәлеп итәр.

Автор:
Читайте нас: