Барлык яңалыклар
Спорт
16 февраль 2023, 19:27

Күңелле һәм мавыктыргыч вакыйга!

Бүген тест үткәрү үзәге хезмәткәрләре Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 2нче сыйныф укучылары арасында чираттагы ГТО нормативларын кабул итте.

Күңелле һәм мавыктыргыч вакыйга!
Күңелле һәм мавыктыргыч вакыйга!

Бүген тест үткәрү үзәге хезмәткәрләре Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 2нче сыйныф укучылары арасында чираттагы ГТО нормативларын кабул итте.

Алар өчен ГТО нормативларын тапшыру –күңелле һәм мавыктыргыч вакыйга! Мондый чаралар балаларда физик культура һәм сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксыну уята. Алар үз нәтиҗәләреннән сөенеп кенә калмыйлар, үзләрен зур спорт командасында катнашучы итеп, иптәшләре өчен борчылырга да өйрәнәләр.

Укучылар гимнастика эскәмиясендә басып торган килеш алга бөгелү, йөгерү, урыннан ике аягын белән дә этәрелеп озынлыкка сикерү, теннис тубын ыргыту hәм башка күнегүләрдә җитезлекләрен күрсәттеләр. 

Гөлфия НӘБИЕВА,   

"Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексының

инструктор-методисты.

Күңелле һәм мавыктыргыч вакыйга!
Күңелле һәм мавыктыргыч вакыйга!
Күңелле һәм мавыктыргыч вакыйга!
Күңелле һәм мавыктыргыч вакыйга!
Күңелле һәм мавыктыргыч вакыйга!
Күңелле һәм мавыктыргыч вакыйга!
Автор:
Читайте нас: