Бөре шәһәрендә 4 яшьтән өлкәнрәк малайлар арасында каратэ (киокусинкай) буенча ачык ярышлар узды.
Ярышларда Бөредән һәм Балтач, Мишкә районнарыннан 65тән артык спортчы катнашты.
Безнең районнан ярышларда тренер Евгений Андреев җитәкчелегендәге "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләре катнашты. Ярышлар югары дәрәҗәдә узды һәм барлык катнашучыларга чын спорт бәйрәме бүләк итте.
Беренче урынны Раиль Камилҗанов (20 килограммга кадәр авырлык категориясендә 4-6 яшьлек малайлар арасында), Рәнис Камилҗанов (25 килограммга кадәр авырлык категориясендә 7 яшьлек малайлар арасында), Рияз Вәлиев (30 килограммга кадәр авырлык категориясендә 9 яшьлек малайлар арасында), Эмиль Гыйльметдинов (35 килограммга кадәр авырлык категориясендә 10-11 яшьлек малайлар арасында) яуладылар.
Икенче урынга Артур Әхмәтшин (32 килограммга кадәр авырлык категориясендә 8 яшьлек малайлар арасында), Алмаз Нуркаев (35 килограммга кадәр авырлык категориясендә 10-11 яшьлек малайлар арасында), Илнар Фәйзрахманов (55 килограммга кадәр авырлык категориясендә 13-15 яшьлек малайлар арасында) чыктылар.
Өченче урынга Фларис Галләмов (23 килограммга кадәр авырлык категориясендә 7 яшьлек малайлар арасында), Булат Фазылбәков (32 килограммга кадәр авырлык категориясендә 8 яшьлек малайлар арасында), Радим Гарипов (46 килограммга кадәр авырлык категориясендә 11-13 яшьлек малайлар арасында) лаек булдылар.
Яшь спортчыларны чираттагы уңышлар белән котлыйбыз һәм киләчәктә тагы да югарырак җиңүләр телибез!