Балтач районы спортчылары көрәш буенча Караидел авылында узган ярышларда лаеклы чыгыш ясады.
Бәйгедә Караидел, Аскын һәм Балтач районы көрәшчеләре көч сынашты.
Безнең район спортчыларының шәхси нәтиҗәләренә килгәндә беренче урынны – Илнар Камалов, икенче урынны – Рөстәм Зиганшин, Реналь Хәмәтнуров, Нияз Сафин, өченче урынны Әмир Ракипов, Рөстәм Шәйхетдинов һәм Рөстәм Сәлимовлар яуладылар.
Бу ярышлар Стәрлетамак шәһәрендә узачак республика беренчелегенә сайлап алу булды. Көрәшчеләребезне, тренерларын бу ярышларда лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз hәм республика беренчелегендә дә уңышлы чыгыш ясауларына ышанабыз.