Барлык яңалыклар
Спорт
26 гыйнвар 2023, 15:58

Их, чаңгы юллары

25 гыйнвар көнне районның урта мәктәпләре командалары арасында БР укучыларының XXV Cпартакиадасы исәбенә чаңгы ярышлары үтте.

Их, чаңгы юллары
Их, чаңгы юллары

25 гыйнвар көнне районның урта мәктәпләре командалары арасында БР укучыларының XXV Cпартакиадасы исәбенә чаңгы ярышлары үтте.

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе үз традицияләренә тугры калып, быел да район мәктәпләренең җитез чаңгычыларын бергә җыйды.  Бу көн дә үзенчә матур һәм спорт дәрте белән сугарылган иде.  Иртәнге сәгать  тугыздан ук район үзәгенең Көньяк микрорайоны чаңгы трассасы җитезлектә көч сынашырга килгән чаңгычылар белән тулы иде. Мондый ярышлар районда һәрчак оешканлык һәм зур киеренкелек белән үтә.

Ярыш башланыр алдыннан яшь чаңгычыларны балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Айваз Сафетдинов сәламләде һәм спорт бәйрәмендә катнашучыларга җиңел чаңгы юлларын теләп, барысына да изге теләкләрен җиткерде.

2009 – 2012нче елгы 65кә якын чаңгычы яшь төркемнәре нигезендә 1дән  2 чакрымга кадәр араны үтәргә тиеш иде. Укучылар стартта исемлекләр нигезендә тезелеп бастылар. Менә сыбызгы яңгырады, башта иң яшь катнашучылар кар туздырып алга таба омтылдылар, ары таба зуррак сыйныфлар. Үз чиратын көткән катнашучылар дулкынлануларын яшерергә тырышып урыннарында таптанып тордылар. Нинди ярышлар дулкынланусыз булсын инде. Аларның алсуланган йөзләрендә елмаюлар “уйный”, үзара сөйләшәләр, үтәсе трасса турында фикер алышалар.

Йөгереп килгән һәм үз чиратын көтеп торган чаңгычылар дистанциядә булган дусларына “Тизрәк бул!”, “Аз гына калды, түз” дип кычкырулары белән дәртләндереп тордылар. Һәр спортчы үз нәтиҗәләрен булганча яхшырту өчен бар көчен салып финишка тизрәк килергә тырышты

Ярыш нәтиҗәләре буенча шәхси һәм команда беренчелегендә җиңүчеләр дә ачыкланды.

2009-2010нчы елгы яшь категориясендә егетләр арасында беренче урынны – Илназ Шакиров (Штәнде урта мәктәбе), икенче – Динар Шәймөхәмәтов (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе), өченче урынны Алексей Баймурзин (Түбән Иванай урта мәктәбе) яулады. Ә кызлар арасында 1нче урынга – Аделина Шәфиева (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе), 2нче урынга – Наилә Имаева (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе), 3нче урынга Лиана Шәймиева (Көндәшле урта мәктәбе) лаек булдылар.

2011-2012нче елгы яшь категориясендә егетләр арасында 1нче урын – Артём Южиков (Көндәшле урта мәктәбе), 2нче урын – Кирилл  Кильбахтин (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе), өченче урынга Фидан Нигамәтҗанов ия булды. Кызлар арасында югары баскычларга Фәридә Миңнегалиева (Көндәшле урта мәктәбе), Чулпан Ахтариева (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе),Юстина Айдимирова (Түбән Иванай урта мәктәбе) күтәрелделәр.

Гомумкоманда исәбендә Иске Балтач 1нче урта мәктәбе командасы җиңүче булды, икенче урында – Көндәшле урта мәктәбе, өченче урында – Штәнде урта мәктәбе спортчылары. Командалар грамоталар белән бүләкләнде.

Физик әзерлекнең югары дәрәҗәсен һәм җиңү ихтыярын күрсәткән җиңүчеләрне-призёрларны котлыйбыз. Мондый ярышлар яшь буынның сәламәтлеген ныгыта, аларда ныклык, әхлакый-ихтыяри сыйфатлар формалаштыруга һәм үз-үзеңә ышаныч булдыруга ярдәм итә.

Их, чаңгы юллары
Их, чаңгы юллары
Их, чаңгы юллары
Их, чаңгы юллары
Их, чаңгы юллары
Их, чаңгы юллары
Автор:
Читайте нас: