Барлык яңалыклар
Спорт
21 гыйнвар 2023, 13:21

Әтиләр белән бозда уйнаудан яхшырак нәрсә бар?

Кичә, Иске Балтач 1нче урта мәктәбе хоккей мәйданчыгында, әтиләр һәм балалар арасында хоккей ярышлары үтте.

Әтиләр белән бозда уйнаудан яхшырак нәрсә бар?
Әтиләр белән бозда уйнаудан яхшырак нәрсә бар?

Кичә, Иске Балтач 1нче урта мәктәбе хоккей мәйданчыгында, әтиләр һәм балалар арасында хоккей ярышлары үтте.

Уеннар кызу барды. Командалар бер-берсеннән калышмады. Җанатарлар командалары өчен җан аттылар, ярышларда катнашучыларга дәрт өстәп, җиңүгә рухландырып тордылар. 

-Бүген кызыклы һәм мавыктыргыч матч булды: балалар әтиләренә каршы. Яхшы уен, бозда да, трибуналарда да бик яхшы атмосфера. Барысы да канәгать калды. Мондый уеннарны без ел саен уздырачакбыз, - ди хоккей буенча тренер Евгений Шаяхметов.

Матч киеренке көрәштә узды. Буллитлар сериясендә уңыш әтиләр ягында иде 2:1. Очрашу 8:8 исәбе белән тәмамланды, дуслык җиңде.

Автор:
Читайте нас: