Барлык яңалыклар
Спорт
21 гыйнвар 2023, 15:26

Балтачлылар – чаңгы юлында

Бүген Иске Балтачта Башкортстан Республикасы Спорт министрлыгы булдырылуга 100 ел тулуга багышланган чаңгы ярышлары гөрләп үтте.

Балтачлылар – чаңгы юлында
Балтачлылар – чаңгы юлында

Көньяк микрорайонындагы чаңгы трассасында үткән ярышларда  олы буын кешеләре, мәктәп укытучылары һәм укучылары, төрле оешма, предприятие вәкилләре көч сынашты.

Ярышларны район Хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар мәсьәләләре буенча урынбасары Инзилә Гасыймҗанова ачты, ул барлык катнашучыларга уңышлар, җиңүләр һәм яхшы кәеф теләде.

Һава торышы да бәйрәмчә кояшлы һәм матур иде. Оештыручылар -  физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлеге, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләре трассаны бик яхшы әзерләгәннәр.

Ярышлар 7 яшь категория спортчылар арасында оештырылды. Анда  катнашу өчен башта теркәлергә һәм күкрәк номерлары алырга кирәк иде.

4-5нче сыйныф кызлары арасында 1нче урын – Фәридә Миңнегалиева, 2нче урын – Нәргизә Хаматнурова, өченче урынны Илнара Асрарова яулады.

Шул ук сыйныф малайлары арасында беренчелекне Кирилл Кильбахтин, 2нче урын– Илсаф Шәрипов, 3нче урынны Артем Южиков яулады.

6-9нчы сыйныф егетләре  арасында бу урыннарга Айдар Гәлимов,  Эдуард Кильбахтин, Илшат Шакиров, ә кызлар арасында Илмира Саяпова, Аделина Шәфиева, Юлия Асраровалар лаек булдылар.

10-11нче сыйныф егетләре арасында Вадим Кильбахтин җиңүче булды. Призлы урыннарны Марсель Бикмурзин һәм Денис Дәүләтовлар бүлеште.  Кызлар арасында Лиана Гыйниатуллина җиңүче булды.

18 – 29 яшьтәге ир-егетләр арасында 1-2-3 урыннарга Рамил Шәфиев, Илгиз Хаматнуров һәм Евгений Бикмурзин ия булдылар.

Шул ук яшьтәге хатын-кызлар арасында  Эльвира Мөкимова, Лариса Бәдретдинова һәм Алсу Бурханова җиңүчеләр.

30-39 яшьтәге ир-атлар арасында Артур Сибагатов, Радик Шәфиев һәм Эльвир Ризвановлар җиңүчеләр исәбендә. Шул ук төркемдә хатын-кызлар арасында Гөлия Хәйруллина, Элеонора Кубатова, Виолетта Гәрәйшина призлы урыннарны бүлештеләр.

40-55 яшьлек ир-егетләр арасында 1нче урын – Фәнзәт Әхмәтов, 2нче урын – Евгений Беляев, 3нче урын – Әлфир Карамовта. Хатын - кызлар арасында 1нче урын - Әлфинә Фазлыева, 2нче урын - Гөлназ Сафарова, 3нче урында  - Альбина Загафуранова.

55 яшь һәм өлкән ирләр арасында Эрик Исиметов, Анисим Минимаев, Игорь Яниевлар җиңүче булдылар. Ә хатын кызлар арасында югары баскычларга Нелля Шәкирова, Гөлфая Хәҗипова, Зинирә Хаматнурова һәм Рәфизә Морозовалар күтәрелде.

Ярышларда чаңгы дистанцияләре бәйгедә катнашучыларның мөмкинлекләрен күздә тотып билгеләнгән иде.

Ярышлар тәмамлангач, җиңүчеләрне һәм призёрларны бүләкләү тантанасы булды. Аларга грамоталар һәм медальләр тапшырылды.

Балтачлылар – чаңгы юлында
Балтачлылар – чаңгы юлында
Балтачлылар – чаңгы юлында
Балтачлылар – чаңгы юлында
Балтачлылар – чаңгы юлында
Балтачлылар – чаңгы юлында
Балтачлылар – чаңгы юлында
Балтачлылар – чаңгы юлында
Автор:
Читайте нас: