Бүген районның "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексы һәм "Төнге бүреләр " командалары иптәшләрчә турнирда очрашты.
“Уенны илебезнең тынычлыгы сагында торган ир-егетләребезгә багышладык. Без барыбыз да аларның җиңү белән тизрәк кайтуларын түземсезлек белән көтәбез”, - дип язган район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев үзенең социаль челтәрләрендә.
Турнирда "Төнге бүреләр" 5:4 исәбе белән җиңде.