

Бүген, “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында, мәгариф оешмалары, предприятиеләр, учреждениеләр һәм авыл биләмәләре хезмәткәрләре арасында Спорт һәм сәламәтлек декасы кысаларында йөзү буенча район ярышлары узды.
Ярышларның тантаналы өлешендә катнашучыларны сәламләү сүзләре белән "Яшьлек" комплексы директоры Фәрит Галимов һәм физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Максим Әхтариев чыгыш ясадылар. Шулай ук тантаналы шартларда ГТОның алтын билгеләрен тапшырдылар.
—Спорт кешегә көч бирә, рухын ныгыта, эшкә сәләтен арттыра. Барыгызга да бүгенге ярышта уңышлар телим. Көнегез истә калырлык булсын, йөзүләр күтәренкелек, сәламәтлек өстәсен,—диде Фәрит Галимов.
Ярышлар кызу һәм бәйрәмчә мохиттә үтте.
40 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында 1нче урынны - Илзирә Гыйниятуллина, 2нче урынны Гөлнур Сәгъдиева яулады. Ә 40 яшьтән узган хатын-кызлар арасында 1нче урынга - Лиана Фәрхетдинова, 2нче урынга - Гөлфинә Фәрхуллина, 3нче урынга Гөлчәчәк Вилданова лаек булды.
40 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында беренче урында - Ринат Аллаяров, икенче урында - Ринад Әхмәтов. 60 яшьтән узган ир-атлар арасында 1нче урынга – Назиль Мифтахов, 2нче урынга Эрик Исиметов чыкты.
Ярышлар ахырында призлы урыннарны алган йөзүчеләрне "Яшьлек" физкультура-сәламәтләндерү комплексы директоры Фәрит Галимов котлады. Ул җиңүчеләргә медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.