Балтач районының "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексы базасында эшләп килүче ГТО тестлаштыру Үзәге эшчәнлеге республика буенча иң яхшысы дип табылды.
Моңа Үзәкнең матди-техник яктан җиһазландырылуы, компетентлы һәм җаваплы хезмәткәрләр ярдәм итә.
27нче декабрьдә, "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенрусия физкультура-спорт комплексын гамәлгә кертү һәм ашыру буенча Координация комиссиясенең чираттагы утырышында Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, координация комиссиясе рәисе Ирек Сәгыйтов Балтач районының ГТО тестлаштыру Үзәгенең эшчәнлеге турында сөйләп үтте.
Халык арасында ГТО нормативларын кабул итү буенча актив эш алып барган "Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез.