25нче декабрьдә "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексында, спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында, Балтач һәм Аскын районнары командалары арасында мини-футбол буенча иптәшләрчә турнир үтте.
Ярышлар барышында яшь спортчылар мавыктыргыч һәм кызыклы уен күрсәттеләр. Футбол уенчыларга һәм җанатарларга уңай эмоцияләр бүләк итте.
Турнир нәтиҗәләре буенча беренче урынны – Балтач районы, икенче урынны Аскын районы командасы яулады. Безнең район командасын тренер Арсен Латыйпов җитәкчелегендәге "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләре тәкъдим итте.
Ярышларда катнашучыларны котлыйбыз, спортта уңышлар һәм киләчәктә җиңүләр телибез!