Спорт
21 декабрь 2022, 06:55

Спорт белән дус алар

"Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексында каратэ буенча дәресләр тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре белән берлектә бәйрәм шартларында үтте.

Спорт белән дус аларСпорт белән дус алар
Спорт белән дус алар

"Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексында каратэ буенча дәресләр тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре белән берлектә бәйрәм шартларында үтте.

Тормышта иң кадерле нәрсә – сәламәтлек. Моның белән килешмичә булмый да. Шуңа күрә балаларның физик, рухи, психологик һәм социаль яктан да сәламәт булуы турында кечкенәдән үк кайгыртырга кирәк. Моның өчен районда барлык шартлар да булдырылган. Спортка зур кызыксыну уятуда әти-әниләр дә зур өлеш кертә. “Яшьлек” комплексының төп мәсьәләләренең берсе булып әти-әниләрне дә җәлеп итү тора. Балалар белән бергә спорт белән дус яшәгәч, бер эштә дә сынатмый бит.

Күптән түгел генә, "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексында, каратэ буенча дәресләр тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре белән берлектә бәйрәм шартларында үтте. Балалар һәм әти-әниләр чарага бәйрәмчә итеп киенеп, күтәренке кәефтә килделәр. Бергәләп күңелле итеп төрле күнекмәләр эшләделәр.

Чара ахырында чәй эчү оештырылды.

Спорт белән дус алар
Спорт белән дус алар
Спорт белән дус алар
Спорт белән дус алар
Автор:
Читайте нас