Борайда 2011-2012 елгы яшүсмерләр арасында футбол буенча иптәшләрчә турнир узды.
Безнең район командасын тренер Арсен Латыйпов җитәкчелегендәге "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләре тәкъдим итте.
Турнир нәтиҗәләре буенча 2011нче елгы үсмерләр командасы – 2 урынны, ә 2012нче елгы үсмерләр командасы 5 урынны яуладылар. Ә Ленар Хиҗәпов "Турнирның иң яхшы капкачы"номинациясендә Кубок белән бүләкләнде.
Футболчыларны һәм тренер Арсен Рөстәм улын яңа казанышлары белән котлыйбыз! Алга таба да югары спорт җиңүләрен телибез!