Барлык яңалыклар
Спорт
29 ноябрь 2022, 12:40

“Миләшкәй”ләр—ГТО яклы

Бүген тест үткәрү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре арасында  ГТО нормативларын кабул итү оештырылды.

“Миләшкәй”ләр—ГТО яклы
“Миләшкәй”ләр—ГТО яклы

Бүген тест үткәрү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре арасында  ГТО нормативларын кабул итү оештырылды.

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр 6 яшьтән алып 8 яшькә кадәрге төркемдә нормативлар тапшырдылар, бу ГТОның I баскычына туры килә.

Чарада 21 бала катнашты.

- Ни өчен ГТО мәктәпкәчә яшьтәгеләрдән башлап кертелергә тиеш? Нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтә физик үсеш, сәламәтлек өчен нигез салына. Балачакның бу чоры балалар организмының барлык функцияләрен әкренләп камилләштерү белән характерлана, - ди белгеч.

Катнашучылар күңелле чарадан канәгать калды, аларның иң көчлеләре ГТОның аерымлык билгеләре белән бүләкләнәчәк.

“Миләшкәй”ләр—ГТО яклы
“Миләшкәй”ләр—ГТО яклы
“Миләшкәй”ләр—ГТО яклы
“Миләшкәй”ләр—ГТО яклы
Автор:
Читайте нас: