Барлык яңалыклар
Спорт
22 ноябрь 2022, 19:39

Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!

Иске Балтач башлангыч мәктәбендә "Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы таныклыкларын һәм билгеләрен тапшыру тантанасы үтте.

Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!
Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!

Иске Балтач башлангыч мәктәбендә "Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы таныклыкларын һәм билгеләрен тапшыру тантанасы үтте.

Тест үткәрү үзәге җитәкчесе Фәрит Галимов һәм мәктәп директоры вазыйфаларын башкаручы Руфина Субушева укучыларны көчле алкышлар белән, тантаналы рәвештә, аерымлык билгеләрен тапшырырга чакырдылар. Фәрит Фәнил улы лаеклы бүләк белән котлап, ГТО нормативларын үтәгәндә күрсәтелгән тырышлык һәм батырлык киләчәктә авырлыкларны җиңәргә һәм уңышларга ирешергә ярдәм итәчәген билгеләп үтте.

-Барысын да шундый уңышлы нәтиҗәләр белән котлыйм. ГТО нормативларын тапшыру – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау ул. Шушы билгеләр балаларга спорт белән шөгыльләнергә зур этәргеч булып тора. Сез әлеге нәтиҗәләр белән генә туктамассыз, алга таба да физик культура һәм спорт белән шөгыльләнерсез дип ышанам. Күкрәгегездәге билгеләр белән горурланырга бөтен сәбәпләрегез бар, ә без сезнең белән горурланабыз. Сезгә уңышлар һәм яңа казанышлар телим, - диде Фәрит Галимов.

-Бу сезнең соңгы аерма билгесе булмасын. Киләчәктә сез һәр яшь баскычында ГТО нормативларын үтәүне дәвам итә аласыз,- дип ассызыклады Руфина Субушева.

ГТО Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы хәрәкәтенә кушылырга теләүчеләргә нормативларны уңышлы тапшыру өчен "Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы сайтында теркәлергә ( www.gto.ru), медицина рөхсәте алырга һәм тест үткәрү үзәгенә катнашу өчен гариза бирергә кирәк булачак. 

ГТО хәрәкәтенә кушылырга теләүчеләргә Иске Балтач авылы, Җиденче ур., 1 адресы, яки 8(34753)2-20-32 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!
Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!
Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!
Автор:
Читайте нас: