Барлык яңалыклар
Спорт
14 ноябрь 2022, 10:29

Каратэ буенча янә җиңүләр

Уфа шәһәрендә 10-17 яшьлек малайлар һәм кызлар арасында каратэ (киокусинкай) буенча Башкортстан Республикасы Беренчелеге һәм аның кысаларында Уфа шәһәренең киокусинкай федерациясе беренчелеге узды.

Ярышларда илебезнең төрле төбәкләреннән  200дән артык спортчы катнашты.

Безнең районнан ярышларда тренер Евгений Андреев җитәкчелегендәге "Яшьлек"  физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләре катнашты. Ярышлар югары дәрәҗәдә узды һәм барлык катнашучыларга чын спорт бәйрәме бүләк итте.

Үз авырлык категорияләрендә беренче урынны - Рияз Вәлиев, Эмиль Гыйльметдинов, икенче урынны - Риназ Хәсәнов, Алина Сафина, Назар Сираев, Вадим Гариповлар  яуладылар.

Гүзәл Субушева үзен  ярышлар судьясы ролендә сынап карады.

Тренер Евгений Артосовичны һәм яшь спортчыларны шундый нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә җиңүләр телибез!

Каратэ буенча янә җиңүләр
Каратэ буенча янә җиңүләр
Автор:
Читайте нас: