Барлык яңалыклар
Спорт
14 ноябрь 2022, 12:15

Чираттагы җиңүләр

Бөре шәһәрендә, Төбәкара сугышчан сәнгать форумы кысаларында, тайланд боксы буенча Башкортостан Республикасының “Салават Юлаев Кубогы” ачык турниры узды.

Чираттагы җиңүләр
Чираттагы җиңүләр

Бөре шәһәрендә, Төбәкара сугышчан сәнгать форумы кысаларында, тайланд боксы буенча Башкортостан Республикасының “Салават Юлаев Кубогы” ачык турниры узды.

Безнең районны ярышларда "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексында 17 тәрбияләнүче тәкъдим итте һәм бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Үз авырлык категорияләрендә Искәндәр Нәбиев, Данил Акбиров һәм Дарина Галиәкбәровалар - беренче урынны,  Айдар Галимов, Нурлан Фәтхуллин, Даян Исламов, Илназ Сәетгалиев, Чулпан Акчурина, Сабрина Глимҗанова, Денис Глимҗанов, Рим Алекса һәм Максим Шильковлар – 2нче урынны, Данир Хәсәнов, Рәсүл Сәлимов, Илнур Рәхимҗанов, Даниил Шакиров һәм Тимур Ахкәмовлар  3нче урынны яуладылар.

Тренер Евгений Вениамин улын  һәм яшь спортчыларны уртак тырышлыклары нәтиҗәсендә яхшы күрсәтүләргә ирешүләре белән котлыйбыз. Киләчәктә дә тормышта һәм ярышларда  яңа үрләр яуларга насыйп булсын.

Чираттагы җиңүләр
Чираттагы җиңүләр
Чираттагы җиңүләр
Чираттагы җиңүләр
Чираттагы җиңүләр
Автор:
Читайте нас: