Барлык яңалыклар
Спорт
14 ноябрь 2022, 09:57

Балтач хоккейчылары сынатмый

12 – 13нче ноябрьдә Чайковский шәһәрендә 2007 – 2010нчы елда туган малайлар командалары арасында А. В. Тарасов исемендәге "Алтын  шайба" турниры узды.

Турнирда җиңү өчен көрәш киеренке барды. Барлык командалар үзләренең көндәшләрен җиңәргә, дошман капкасына мөмкин кадәр күбрәк алка кертергә тырыштылар.

Тренер Евгений Геннадьевич җитәкчелегендәге Балтач районының "Танып" командасы, барлык өч уенны да бик яхшы уйнап, 2 нче урынны яуладылар.

Яшь спортчыларны һәм тренерларын  шушы  җиңүләре белән котлыйбыз! Бу җиңү тагын да нәтиҗәле уеннарга дәртләндерсен!

Балтач хоккейчылары сынатмый
Балтач хоккейчылары сынатмый
Балтач хоккейчылары сынатмый
Автор:
Читайте нас: