Барлык яңалыклар
Спорт
7 ноябрь 2022, 10:37

Көрәшчеләр сынатмый

5 ноябрьдә Башкортстан Республикасы мәктәп укучыларының XXV Спартакиадасы кысаларында Караидел авылында көрәш буенча зона ярышлары узды.

Көрәшчеләр сынатмый
Көрәшчеләр сынатмый

5 ноябрьдә Башкортстан Республикасы мәктәп укучыларының XXV Спартакиадасы кысаларында Караидел авылында көрәш буенча зона ярышлары узды.

Безнең район спортчыларының  шәхси нәтиҗәләренә килгәндә беренче урынны  - Әмир Ракипов, икенче урынны – Алмаз Гайнуллин, Илмар Әхәтов, Тимур Әбхәликов, өченче урынны Таһир Шигәбетдиновлар яуладылар.

Гомуми ярыш нәтиҗәләре буенча тренер Рәшит Карамов һәм Ирек Камалов җитәкчелегендәге көрәшчеләр командасы зона этабында өченче урынга чыктылар.

Рөстәм Сәлимов ярышларда иң яшь катнашучы буларак "Җиңүгә ихтыяр көче өчен" медале белән бүләкләнде.

1-2нче урыннарны яулаган спортчылар финалга чыктылар һәм Баймак шәһәрендә узачак республика ярышларында катнашачаклар.

Шундый ышанычлы нәтиҗәләр балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучыларының ярышларга әзерлекне югары дәрәҗәдә алып баруын hәм нәтиҗәле эшләүләрен күрсәтә. Көрәшчеләребезне  hәм аларның тренерларын  бу ярышларда лаеклы җиңүләре  белән котлыйбыз hәм финал ярышларында да уңышлы чыгыш ясауларына ышанабыз.

Көрәшчеләр сынатмый
Көрәшчеләр сынатмый
Көрәшчеләр сынатмый
Көрәшчеләр сынатмый
Автор:
Читайте нас: