Барлык яңалыклар
Спорт
31 октябрь 2022, 09:04

Балтачлылар спортны үз итә

28-30нчы октябрьдә Уфа шәһәрендә Башкортстан Республикасының армрестлинг буенча ел саен үткәрелә торган традицион чемпионаты узды!

Балтачлылар спортны үз итә
Балтачлылар спортны үз итә

Республиканың иң көчле кул көрәшчеләре мавыктыргыч һәм тиңдәшсез көрәшләрдә көч сынаштылар.Бәйге башкаланың Н.Гастелло исемендәге стадионында узды. 

Бәйгедә балтачлылар лаеклы чыгыш ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, үз категорияләрендә Динар Хиҗапов, Ринас Такаев, Данил Садыйков, Айгөл Хәбибуллина, Камилла Дәүләтшина, Азалия Хаматнурова, Эльвина Зиннурова – 1нче урын,  Данил Гыйльмуллин, Диана Хәмәтова, Илназ Гыйльманов – 2нче урын, Рөстәм Зиганшин, Айваз Каляев, Альгиз Әмиров, Рәнис Зыятдинов, Регина Садрыева, Алмас Сәләхетдинов һәм Рөстәм Шәйхетдиновлар  3нче урынны яуладылар.

Өлкәннәр арасында  Ильназ Әхмәтов – 1нче урын, Илдар Сәхипов, Васил Брянцев, Тимур Әмирҗанов – 2нче урын, Радим Нургалиев 3нче урынга лаек булдылар.

Балтачлылар спортны үз итә
Балтачлылар спортны үз итә
Балтачлылар спортны үз итә
Балтачлылар спортны үз итә
Автор:
Читайте нас: