Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
7 гыйнвар , 17:24

Русиядә яңа вирус тарала...

Коронавирус артта калды дип уйлаган идек...

Русиядә яңа вирус тарала...
Русиядә яңа вирус тарала...

Русия белән чиктәш Казахстанда кеше метапневмовирусы (hMPV) – респиратор инфекцияләр котыртучыларның берсе таралган, дип хәбәр итә "Өмет" гәзите. 

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роспотребнадзор) авыручылар саны арту белән бәйле эпидемиологик хәлне мониторинглавын хәбәр итә. Ул шулай ук Русия ОРВИ-скрины ярдәмендә метапневмовирус диагнозы куярга мөмкин дип ышандырды.

Яңа вирус Кытайдан килгән, аның төньяк провинцияләре дәваханәләре пациентлар белән тулган. Нигездә бу балалар һәм яшүсмерләр.

Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, метапневмовирус еш кына бронхиолит һәм үпкә ялкынсынуын да кертеп, кискен респиратор инфекцияләр китереп чыгара. Ул һава-тамчы юлы белән күчә һәм бигрәк тә сабыйлар, өлкәннәр һәм иммун системасы какшаган кешеләр өчен хәвефле булырга мөмкин.

Инфекциягә томау төшү, ютәлләү, температура күтәрелү, тын алуда кыенлыклар һәм респиратор авыруларга хас башка билгеләр хас, диләр Роспотребнадзорда.

Чыганакта билгеләнүенчә, Метапневмовирус инфекцияләрен аерым дәвалау юк, диләр белгечләр. Әмма үзеңне кулларны даими һәм җентекләп сабын белән юып, респиратор инфекция билгеләре булган кешеләр белән тыгыз элемтәдә булмау, шулай ук өйләрдә һәм эш урыннарында өслекләрне даими җыештыру һәм дезинфекцияләү ярдәмендә сакларга мөмкин. 

Автор:
Читайте нас: