2025нче елда медицина хезмәткәрләре онкология авыруларын иртә ачыклаган өчен махсус түләүләр алуын дәвам итәчәк. Тиешле документка Русия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин кул куйган.
“Мондый өстәмә түләүләрен медицина хезмәткәрләре авыруны иртә стадиядә диагностикаларга ярдәм иткән өчен ала”,—дип искә төшерәләр Хөкүмәттә.
Аерым алганда,түләүне пациентны табиб-белгечкә концультациягә һәм диспансеризация яки профилактик медицина тикшерүе уздыру барышында яки нәтиҗәләре буенча диагностик тикшерүгә җибәргән медицина хезмәткәре алырга мөмкин.
Авыру диагнозы расланганда медицина оешмасыныњ һәр шундый очрагы өчен мәҗбүри медицина иминияте полисы (ОМС) территориаль фондыннан өстәмә финанслау җибәрелә, ә оешма медицина хезмәткәренә акча түли.