Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 декабрь 2024, 11:44

Дөньяда тагын бер йогышлы вирус тарала

Моңа кадәр ачыкланмаган вирус 140 кешенең гомерен өзгән.

Дөньяда тагын бер йогышлы вирус тарала
Дөньяда тагын бер йогышлы вирус тарала

Дөньяда тагын бер йогышлы вирус тарала икән. "Өмет" гәзите хәбәр итүенчә, Африкада  моңа кадәр ачыкланмаган вирус  140 кешенең гомерен өзгән. 

Аның симптомнары ковид һәм гриппныкына охшаган, диләр белгечләр.

Йогышлы чирне Конго демократик республикасының Кванго провинциясендә ачыклаганнар. Кешеләр югары тән температурасына, баш авыртуга һәм грипп вакытындагы кебек халәткә  зарланалар. Табибларның  берсе дә әлегә  диагноз куя  һәм тиешле дәвалану чаралары билгели алмый, шуңа кешеләр өйләрендә үләләр. Бүгенге көндә билгесез чир 143 кеше гомерен өзгән.

Авырудан ешрак хатын-кызлар һәм балалар җәфалана. Провинциягә  билгесез авыруның каян килеп чыкканлыгын ачыклар һәм чир йоктыручыларга ярдәм күрсәтер өчен медицина бригадаларын юнәлткәннәр.

Роспотребнадзор борчылырга кирәкми, ди. Ведомство вируслар учаклары кабынуны контрольдә тотуы хакында хәбәр итте. Шуңа маймыллар оспасы да, әлеге сәер вирус та русиялеләргә янамый, ди. 

Автор:
Читайте нас: