Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
25 сентябрь , 11:00

Тамак авырту, ютәл, тән авырту, томау...

Башкортстанда коронавирусның яңа төре - XEC ачыкланган. Ул бик тиз тарала. 

Тамак авырту, ютәл, тән авырту, авырту, томау...
Тамак авырту, ютәл, тән авырту, авырту, томау...

Русиядә XEC коронавирусының яңа варианты белән йоктыруның ике очрагын ачыклаганнар. Аларның берсе – Уфада һәм икенче очрак Ростов өлкәсендә ачыкланган. Бу хакта “Роспотребнадзор”га  сылтама белән “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

"Роспотребнадзор” даими режимда Русия территориясендә молекуляр-генетик мониторинг үткәрә. Әйтик, XEC вариантына караган ике Сovid-19 очрагы теркәлгән, Ростов өлкәсендә һәм Уфада”, — дип белдерделәр ведомствода.

XEC – ул коронавирусның яңа варианты. Ул омикроннның элеккеге ике  төрен берләштергән. Аның симптомнары алдагы вариантлар белән охшаш: бизгәк, тамак авырту, ютәл, ис сизмәү, аппетитны югалту, тән авырту, арыганлык, баш авырту һәм томау. XEC беренче тапкыр Германиядә 2024 елның июнендә ачыкланган, һәм шуннан бирле берничә илдә ачыкланган. XEC тиз таралса да, ул омикронның башка күптән түгел булган вариантларына охшаш.

Автор:
Читайте нас: