Сәламәтлек
21 август 2024, 16:44

Башкортстанда кече чума авыруы табылган

Шул гына җитми тора иде инде...

Башкортстанда кече чума авыруы табылганБашкортстанда кече чума авыруы табылган
Башкортстанда кече чума авыруы табылган

Башкортстанда кече чума табылган. Бу хакта "КП-Уфа" хәбәр итә. 

Агыйдел шәһәрендә ике очрак теркәлгән. "Дачник" бакчачылык ширкәте җитәкчелеге халыкка бакча участокларына барудан баш тартырга киңәш итә.

"Кайнамаган су эчмәгез, юылмаган яшелчә һәм җиләк-җимеш ашамагыз. Кулларыгызны ешрак юыгыз, эшкәртегез", - диелә хәбәрдә.

Кече чума яки туляремия — лимфа төеннәрен, тән тиресен, күзләрне, эчәклекне зарарлаучы йогышлы авыру. Беренче симптомнар - югары температура һәм хәлсезлек.

Автор:
Читайте нас