Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
15 апрель , 16:46

Балтачлылар “Тормышка 10 мең адым”га кушылдылар

Бүген, “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында, “Йөрәк маршруты – сәламәтлек маршруты” профилактик акциясе һәм “Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш” төбәк программасы кысаларында “Тормышка 10 мең адым" Бөтенрусия акциясе узды.

Биредәге чарада катнашучыларны район Хакимияте башлыгының урынбасары Инзилә Гасыймҗанова һәм үзәк район дәваханәсенең баш табибы Салават Гыйльметдинов сәламләде.  Мондый мөһим чараны хуплап килүләре өчен рәхмәтләрен җиткереп, җәяү йөрүнең ни дәрәҗәдә файдалы булуын ассызыклап үттеләр.

Акциянең төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, организмның йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, аларның барлыкка килү сәбәпләре һәм аларны кисәтү ысуллары турында хәбәрдарлыкны, халыкның физик активлыгын арттыру, сәламәтләндерүнең табигый ысулларын үстерү.

Чараның төп өлеше алдыннан үзәк район дәваханәсе хезмәткәрләре теләүчеләргә кан басымын, буй-сынын һәм авырлыгын үлчәделәр, ары таба тренер Евгений Вениаминович барлык катнашучылар белән физик күнекмәләр үткәрде. Җәяүле йөрү маршруты “Яшьлек” комплексы мәйданында дәвам итте.

Балтачлылар “Тормышка 10 мең адым”га кушылдылар
Балтачлылар “Тормышка 10 мең адым”га кушылдылар
Балтачлылар “Тормышка 10 мең адым”га кушылдылар
Балтачлылар “Тормышка 10 мең адым”га кушылдылар
Балтачлылар “Тормышка 10 мең адым”га кушылдылар
Балтачлылар “Тормышка 10 мең адым”га кушылдылар
Балтачлылар “Тормышка 10 мең адым”га кушылдылар
Балтачлылар “Тормышка 10 мең адым”га кушылдылар
Автор:
Читайте нас: