Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
14 февраль , 09:59

Башкортстанда куркыныч йогышлы авыру тарала

Шул гына җитмәгән инде...

Башкортстанда куркыныч йогышлы авыру тарала
Башкортстанда куркыныч йогышлы авыру тарала

Башкортстанда кызамык белән авыру очраклары артуын дәвам итә, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның матбугат хезмәте.

Уфадагы 17нче балалар клиник дәваханәсендә пациентлар арасында авыру ачыклануга бәйле рәвештә эпидемиягә каршы чаралар оештырылган.

Күзәтчелек ведомствосы мәгълүматлары буенча, Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы стационар дәвалауга керүче прививкаланмаган пациентларны яклау өчен аларны шәһәрнең башка стационарларына госпитализацияләүне оештыру турында Карар кабул иткән.

"Игътибар итегез, бу мәҗбүри чара һәм ул авыруның алга таба таралуын кисәтү өчен вакытлыча гына характерда”, — дип ассызыкладылар Роспотребнадзорның БР буенча идарәсендә.

Автор:
Читайте нас: