Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
7 февраль , 16:32

Югары Кансөяр авылында – яңа ФАП

Бүген, Югары Кансөяр авылында, “Сәламәтлек саклау” милли проектының “Медицинаның башлангыч звеносын модернизацияләү” программасы чикләрендә яңа фельдшер-акушер пункты тантаналы рәвештә ачылды.

Югары Кансөяр авылында – яңа ФАП
Югары Кансөяр авылында – яңа ФАП

7нче февральдә, Югары Кансөяр авылында, “Сәламәтлек саклау” милли проектының “Медицинаның башлангыч звеносын модернизацияләү” программасы чикләрендә яңа фельдшер-акушер пункты тантаналы рәвештә ачылды.

Авыл халкы өчен мөһим чарада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Динара Еникеева, үзәк район дәваханәсенең баш табибы Салават Гыйльметдинов, Тучыбай авыл биләмәсе башлыгы Җәлил Гафуров һәм бихисап авыл халкы катнашты.  Шулай булмый ни, күбесенчә олы буын кешеләре яшәгән авыл өчен бу бик әһәмиятле вакыйга бит.

Мәртәбәле кунакларны милли костюмнарда коймак, бавырсак, кымыз белән каршы алдылар. Алар чыгыш ясап, халыкны биредәге зур вакыйга белән котлап, яңа фельдшер-акушер пунктын төзүгә һәм матурлауга үз өлешен керткән һәр кешегә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Хәзер югары кансөярлеләрнең уңайлы, барлык санитария нормаларына туры килгән шартларда сыйфатлы медицина ярдәме алу мөмкинлеге бар.  Яңа ФАПка беренчел ярдәм сорап Югары Кансөяр халкы гына түгел, Түбән Кансөяр һәм Бүләк авыллары кешеләре дә мөрәҗәгать итә. Бу – 221 кеше.  Шуларның 37се – бала, бер яшькә кадәр ике бала. 60 яшьне узган -79, 90ны узган 3 кеше исәпләнә.

-Мондый вакыйгага без бик шат. Күптән көтелгән инде ул. Монда барлык шартлар да бар. Яраткан фельдшерыбыз исән-сау гына эшләсен. Рүзилә Вәлиева безнең барыбыз  өчен  дә “коткару таякчыгы” инде ул, - дип югары кансөярлеләр исеменнән Җәүһария Галиәкбәрова барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Традицион  мизгел – символик кызыл тасманы кисү тантанасыннан соң кунаклар яңа бина белән якыннан таныштылар. Барысына да уңая бәя бирелде. Ул барлык стандартларга һәм санитар нормаларына тулысынча туры килә.  Биредә халыкка беренче медицина-санитар ярдәм күрсәтү һәм авыруларны кабул итү өчен барлык уңайлыклар да булдырылган, яңа җиһазлар урнаштырылган. Бер сүз белән әйткәндә, авыл халкының яңа ФАП турындагы күптән көтелгән хыяллары тормышка ашты.

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: