Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
12 гыйнвар , 15:14

Яңа елда яңа бурычлар

Баш табиб Салават Фаат улы Гыйльметдинов быел хастаханә хезмәткәрләре белән беренче оператив киңәшмә үткәрде.

Яңа елда яңа бурычлар
Яңа елда яңа бурычлар

Баш табиб урынбасары Хәбипова Раушания Рафис кызы бәйрәм һәм ял көннәрендә башкарган эшләре буенча отчет ясады һәм 2024 елга яңа бурычлар һәм планнар турында сөйләде.  КЭР Кабинет мөдире Сираҗетдинова Рамилә Нәзиф кызы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр турында кайгырту елына багышланган чаралар планын тәкъдим итте, шулай ук пациентларны медицина-социаль экспертизага җибәрү кагыйдәләре белән таныштырды. Коклюш клиникасы һәм диагностикасы турында табиб-эпидемиолог Фәхретдинова Алсу Раил кызы сөйләде. Шулай ук медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын контрольдә тоту һәм пациентларның канәгатьлеген өйрәнү максатыннан баш табиб Салават Фаат улы Гыйльметдинов стационарда, поликлиникада, кабул итү бүлегендә, көндезге стационарда, Балтач үзәк район хастаханәсенең азык-төлек блогында административ урап узу үткәрде.  Уйлары белән уртаклашты.  Алга куелган планнар белән уртаклашты.

Яңа елда яңа бурычлар
Яңа елда яңа бурычлар
Автор:
Читайте нас: