Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
21 декабрь 2023, 14:08

Яңа елга бүләк – яңа табиб амбулаториясе

Бүген, Түбән Карыш авылында, тантаналы рәвештә яңа табиб амбулаториясе ачылды.

Яңа елга бүләк – яңа табиб амбулаториясе
Яңа елга бүләк – яңа табиб амбулаториясе

Бүген, Түбән Карыш авылында, тантаналы рәвештә яңа табиб амбулаториясе ачылды.

Авыл тормышында мөһим урын алып торган объект  “Сәламәтлек саклау” милли проектының “Медицинаның башлангыч  звеносын модернизацияләү” программасы чикләрендә тормышка ашырылды.

Биредә табиб-терапевт, табиб-педиатр, фельдшер кабул итү һәм прививка, процедура кабинетлары бар. Шулай ук персонал һәм медицина препаратларын саклау өчен бүлмә, стоматология кабинеты да каралган. Хәтта фильтрбокс та бар. Халык өчен барлык уңайлыклар да булдырылган.

Тантанада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Булат Гарифуллин, үзәк район дәваханәсе баш табибы Салават Гыйльметдинов, Түбән Карыш авыл биләмәсе башлыгы Ильяс Шәймөхәмәтовлар  катнашты.

—Бүген район һәм авыл өчен зур куанычлы вакыйга – барлык уңайлыклары да булдырылган табиб амбулаториясен ачабыз. Бу Яңа елга бүләк дисәк тә була.  Халыкның чирләп түгел, ә гади профилактика үтү өчен монда килүләрен телим, —диде Илгиз Әхвәс улы барысын да котлап.

Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Булат Гарифуллин үз чыгышында яңа амбулаториянең ачылышы халыкның сәламәтлеген саклауга, ныгытуга файдалы йогынты ясаячагына ышаныч белдерде.  Сәламәтлек саклау министрлыгы исеменнән барлык карышлыларны икеләтә бәйрәм белән котлап үтте.

Гөлшат Такиуллина Түбән Карыш авылы халкына менә инде 24 елдан артык вакыт медицина хезмәте күрсәтә.

—Мондый зур вакыйгага барыбыз да шат. Без аны ничек көтеп алганыбызны белсәгез иде. Яңа ел алдыннан икеләтә зур бәйрәм безнең өчен. Яңа табиб амбулаториясендә барлык мөмкинлекләр дә бар - җылы, якты һәм иркен. Барлык стандартларга һәм нормаларга тулысынча туры килә. Ул Югары һәм Түбән Карыш, Анновка авылларына караган 800ләп кешене хезмәтләндерәчәк.  Аларның 71е – бала.  90 яшьне узган  4 кеше исәпләнә,— ди Гөлшат Гәзнәви кызы.

Карышлылар исеменнән беренчел ветераннар оешмасы рәисе Гыйззат Суфияров барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерде.

—Бу күркәм вакыйганы без бик озак көттек. Элегрәк мондый яңа бина турында хыяллана да алмаган идек. Авылда күбесенчә өлкәннәр. Шуңа күрә кибеткә йөргән кебек, бирегә дә еш йөрибез. Даруларын сорыйбыз, уколларын кадатабыз, гади киңәш артыннан да киләбез. Хәзер инде монда барлык шартлар да бар. Республика, район җитәкчелегенә карышлылар исеменнән олы рәхмәтемне җиткерәм, — дип тәэсирләре белән уртаклашты Гыйззат Фатыйх улы.

Символик кызыл тасманы кисү тантанасыннан соң кунаклар яңа амбулатория кабинетлары белән танышҗылар. Ул барлык стандартларга һәм санитар нормаларына тулысынча туры килә. Халыкка сыйфатлы һәм вакытлы ярдәм күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган.  Кирәкле медицина техникасы, инструментлар, мебель белән җиһазландырылган.

Яңа табиб амбулаторияне ачу тантанасы оешкан төстә узды. Бәйрәмгә район мәдәният сарае хезмәткәрләре тарафыннан әзерләгән концерт номерлары тагын да ямь өстәде.

Автор:
Читайте нас: