Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
20 ноябрь 2023, 20:43

Башкортстанда балалар күпләп авырый башлаган

Узган атна белән чагыштырганда гына авыручылар саны 29,9 процентка арткан.

Башкортстанда балалар күпләп авырый башлаган
Башкортстанда балалар күпләп авырый башлаган

Соңгы атнада Башкортстанда кискен респиратор инфекцияләр һәм грипп белән авыруның 25 меңнән артык очрагы теркәлгән, шуларның 43,5 проценты - балалар. Әлеге мәгълүматны “Роспотребнадзор”ның төбәк буенча идарәсе белдерә, дип “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

-Узган атна белән чагыштырганда авыручылар саны 29,9 процентка арткан. Күпьеллык күзәтүләр буенча авыруның иң югары ноктасы декабрь-февраль айларына туры килә, - диләр “Роспотребнадзор”да һәм кирәкле профилактика чараларын үтәргә чакыралар.

Республика кардиодиспансерының баш табибы Ирина Николаева билгеләвенчә, яңгырлар һәм салкыннар вакытында ОРВИ һәм грипп активлаша. Сезонлы инфекцияләрдән саклану өчен витаминнарга бай ризыклар куллану аеруча мөһим. Витаминнар организмга вируслар белән көрәшергә ярдәм итә.

Автор:
Читайте нас: