Балтач үзәк район дәваханәсенең автопаркы өч яңа LADA NIVA TRAVEL автомобиле белән тулыланды.
Автомобильләр “Сәламәтлек саклау” милли проектының “РФ сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” төбәк проекты кысаларында алынган.
Алар авыр юлларда һәм авыр юл шартларында медицина ярдәме күрсәтү өчен билгеләнгән.