Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
18 февраль 2023, 15:53

Яңа ИВЛ аппаратлары кайтты

Балтач үзәк район дәваханәсенә “Беренчел звеноны модернизацияләү” төбәк программасы кысаларында ИВЛ аппаратлары кайтты.

Яңа ИВЛ аппаратлары кайтты
Яңа ИВЛ аппаратлары кайтты

Балтач үзәк район дәваханәсенә “Беренчел звеноны модернизацияләү” төбәк  программасы кысаларында ИВЛ аппаратлары кайтты.

Аппарат авыруның торышына карап вентиляция параметрларын автоматик рәвештә үзгәртергә сәләтле. Ул автоном режимда да эшли ала, чөнки аңарда  аккумулятор бар. Аның экранында барлык санлы параметрлар һәм сулыш алу графигы күрсәтелә.

-Мондый заманча аппаратның безнең дәваханәдә булуы, мөһимлеге һәм кирәклеген бәяләп бетергесез. Район халкының сәламәтлеген һәм гомерен саклап калу өчен хезмәт итсен, - дип ассызыклады дәваханәнең баш табибы Салават Гыйльметдинов.

Автор:
Читайте нас: