Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
6 февраль 2023, 11:11

Бушлай барып кайту

Башкортстан авылларында яшәүче 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк кешеләр дәваханәгә бушлай барып кайта ала.

Бушлай барып кайту
Бушлай барып кайту

Башкортстан авылларында яшәүче 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк кешеләр дәваханәгә бушлай барып кайта ала. Моның өчен республикада махсус мобиль бригадалар эшли, дип искәртте үз телеграм-каналында Башкортстан Хезмәт министрлыгы башлыгы Ленара Иванова. Бу хакта "Башинформ" сайты хәбәр итә. 

“Өлкәннәр өчен мондый хезмәт “Демография” дип аталучы гомумдәүләт  проектын гамәлгә ашыру ярдәмендә тормышка ашырыла, - дип төгәллек кертте Ленара Иванова.

Бүгенге көндә мобиль бригадалар белән 1 455 торак пункттан 8 меңнән артык кеше кулланган. Моннан тыш, 300гә якын медицина ярдәменә мохтаҗ кешегә өйдә хезмәт күрсәтелгән.

Махсус автотранспортлар  инвалид коляскаларындагы кешеләр салонга уңайлы керсен өчен электр күтәргечләре белән җиһазландырылган.

Башстат мәгълүматларына караганда, Башкортстан авылларында 65 яшьтән өлкәнрәк 240,5 мең пенсионер һәм инвалид яши.

Мобиль бригадалар хезмәте белән  файдалану өчен дәваханәгә яки яшәү урыны буенча фельдшер-акушерлык пунктына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Сезгә ярдәм итә алырлык социаль һәм медицина учреждениеләренең телефоннары һәм адреслары монда. 

Автор:
Читайте нас: