2020нче елның декабрендә Сәйтәк авылында “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында заманча табиб амбулаториясе бинасы төзелеше тәмамланды. Монда табиблар һәм пациентлар уңайлыгы өчен бар нәрсә дә бар.
Тик яңа табиб амбулаториясенә керү юллары яхшыдан түгел иде. Хәзер бу проблема да хәл ителде. Район Хакимияте, район үзәк дәваханәсе, Балтач юл төзү һәм ремонтлау идарәсенең җайга салынган эше нәтиҗәсендә.
Хәзер җирле халык тигез һәм яңа юл буйлап табиблык амбулаториясенә кадәр үтә ала. Илдар Җиһангиров җитәкчелегендәге Балтач юл төзү һәм ремонтлау идарәсе эшчәннәренә күрсәтелгән ярдәм өчен авыл халкы рәхмәтен җиткерә.