Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
25 октябрь 2022, 11:49

Башкортстанда авыручылар саны арта

Роспотребнадзор идарәсе  мәгълүматлары буенча, узган атнада авыруның 24061 очрагы теркәлгән.

Башкортстанда грипп һәм кискен респиратор инфекцияләре белән авыручылар саны артуы күзәтелә. Роспотренадзорның  мәгълүматлары буенча, узган атнада авыруның 24061 очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта 14 яшькә кадәрге балалар саны авыручыларның гомуми саныннан 43,3 процент тәшкил итә.

Үткән атна белән чагыштырганда, ОРИ һәм грипп белән авыручылар саны 9,1 процентка  арткан.

21нче  октябрьгә 1 298 911 кеше прививка ясаткан, бу республика халкының 32,4 процентын тәшкил итә. Шуңа бәйле рәвештә, ведомство грипптан эпидемия сезонына кадәр прививка ясату кирәклеген искә төшерә.

Әгәр кешедә кискен респиратор авырулары һәм грипп симптомнары барлыкка килсә, аңа өйдә калырга һәм табиб чакыртырга кирәк. Әгәр дә коллективта яки гаиләдә авыручылар барлыкка килсә, профилактика өчен вируска каршы препаратлар кабул итәргә кирәк.

 

Чыганак: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас: