Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 сентябрь 2021, 14:18

"КовиВак" вакцинасы әлегә җитештерелмәячәк

Халыкта зур сорау белән файдаланган "КовиВак" вакцинасын җитештерү берничә айга туктатылган.

"КовиВак" вакцинасы әлегә җитештерелмәячәк
"КовиВак" вакцинасы әлегә җитештерелмәячәк

 

Халыкта зур сорау белән файдаланган "КовиВак" вакцинасын җитештерү берничә айга туктатылган.

 "Коммерсантъ" гәзите хәбәр итүенчә, препаратны җитештерүче Чумаков исемендәге үзәк вакцина өчен чимал җитештерү мәйданын яңартып кору өчен япкан.

DSM Group җитәкчесе Сергей Шук әйтүенчә, җитештерүче субстанция эшләп чыгаруны киңәйтү өчен яңа җиһаз куймакчы, чөнки әлеге куәт үзәккә вакцина өчен зур күләмдә чимал җитештерү мөмкинлеге бирми.

"Барлысы да уңай барганда алыштыру процессы ике ай вакытны алачак," – ди кайбер белгечләр. Үзәкнең җитештерү технологиясен башка компанияләргә бирергә теләмәвен дә билгелиләр.

"Ъ" язуынча, "КовиВак" вакцинасы халык арасында искиткеч зур сорау белән файдалана, әмма экспертлар әйтүенчә, "КовиВак" та, шулай ук "Эпик Корона" вакцинасы да тиз генә зур күләмдә җитештерелмәячәк. Шуңа күрә ихтыяҗның 95 процентын "СпутникV" һәм "Спутник Лайт" каплаячак.

"КовиВак" вакцинасы әлегә җитештерелмәячәк
"КовиВак" вакцинасы әлегә җитештерелмәячәк
Автор:
Читайте нас: