Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
30 апрель 2025, 14:01

Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакиров истәлегенә “Герой партасы” ачылды

Бүген Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә Советлар Союзы герое Үлмәс Шакиров хөрмәтенә “Герой партасы”н ачу тантанасы үтте. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан үткәрелгән әлеге чара – яшь буынга Ватанны ярату, аның тарихын өйрәнү һәм геройларны хөрмәт итү тәрбиясе бирү юнәлешендә мөһим адым.

Билгеле булуынча, илебездә “Бердәм Русия” партиясе башлангычы белән “Герой партасы” проекты гамәлгә ашырыла. Ул тарихи истәлекне саклауга, балаларда һәм үсмерләрдә Ватан тарихына, илебезнең героик үткәне һәм бүгенгесенә, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга, хезмәт ветераннарына хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Биредәге тантаналы чарада Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакировның улы, отставкадагы подполковник Владислав Шакиров, махсус операция барышында полк командиры, полковник Эдуард Хәйбрахманов, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Айдар Хисматов, мәктәп укучылары һәм укытучылары катнаштылар.

Ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган чара Үлмәс Шакиров истәлегенә ачылган тактаташка чәчәкләр салу белән башланды һәм мәктәп музеена экскурсия белән дәвам итеп, концерт залында тантаналы өлеше белән тәмамланды.

—Бүгенге чара безнең өчен бик мөһим. Бу – әтинең якты истәлегенә тагын бер кат ихтирам белдерү һәм яшь буынга аның батырлыгы турында сөйләү мөмкинлеге. Әтинең тормышы һәм батырлыгы – Ватанга тугрылык үрнәге. Без моның белән горурланабыз,—дип билгеләде отставкадагы подполковник Владислав Шакиров һәм мәктәп музеена мәктәбендә Советлар Союзы герое Үлмәс Шакировның яшь чагындагы фотосурәтен, әтисенә Советлар Союзы герое исеме бирелүе турындагы документның күчермәсен тапшырды.

Үлмәс Шакировның тормыш юлы – чын геройның юлы. Ул Асавка авылында крестьян гаиләсендә тугызынчы бала булып якты дөньяга килә.  Кызганычка каршы, өлкән туганнары ниндидер хикмәт аркасында бер-бер артлы үлеп барган. Сабыйларын югалтудан арыган әти–әни  1922 елның 1нче декабрендә  туган улларына  Үлмәскол дип исем куша. Фани дөньяда Ходайның колы булсын иде дип телиләр.

Туган авылы Асавка җидееллык  мәктәпне тәмамлый. Хезмәт юлын  бик яшьли колхозда башлый. Мотоциклчылар курсын тәмамлый.

Сугышның беренче елында ук аны армия сафына алалар.  Иң тәүдә райондашыбыз Мәскәү өчен барган сугышта катнаша. Егет яралана, контузия ала һәм 4 ай дәвамында госпитальдә дәвалана.  Калинин фронтында янә яралана. 1943нче елда Великие Луки шәһәрен, Вязьма станциясен дошманнан азат итүдә катнаша.Тагын тән яралары ала. 1944нче елда Белоруссия якларында дошман белән алыша. Беренче Прибалтика фронтында Витебск юнәлешендә сугыша. Шумилино станциясен алган чагында взвод белән командовать итә. Бик зур югалтулар аша (58 кешедән  8 кеше  исән кала) Шумилиноны азат итәләр.

Күрсәткән батырлыклары өчен Улмәс Шакирович Шакировка СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 22нче июлендәге Указы нигезендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

1944нче елның июнендә ул җитди  яралана. Ә 1945нче елда демобилизацияләнә. Туган ягына кайта. Дәһшәтле сугыштан соң мәктәптә эшли башлый, күпмедер вакыт Молотов исемендәге колхоз рәисе вазифасын да башкара.

Үлмәс Шакиров  бөтен гомерен диярлек яшь буынны тәрбияләүгә багышлый.  Намуслы хезмәте өчен "Халык мәгарифе отличнигы" күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Тәтешле районының Уразгилде авылы кызы Шәрзия белән биш балага гомер бүләк иткәннәр.

Геройның хәрби батырлыгы, хезмәт казанышлары халык һәм дәүләт тарафыннан югары бәһалана. Советлар Союзы Герое Ленин, 1нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм башка бихисап медальләр белән бүләкләнә.

“Герой партасын” ачу хокукы Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакировның улы, отставкадагы подполковник Владислав Шакиров, махсус операция барышында полк командиры, полковник Эдуард Хәйбрахманов, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Айдар Хисматов, Иске Балтач 1нче урта мәктәбе директоры Рәзилә Әминеваларга бирелде. Алар биредә утырачак укучыларга актив, хезмәт сөючән һәм алдангы укучылар булырга чакырдылар.

Почётлы “Герой партасы” артына утыру хокукына уку алдыгылары, төрле конкурс, спорт ярышлары җиңүчеләре – Әмирә Гыйльметдинова һәм Эмиль Гыйльметдинов ия булдылар.

Бу партада утыручы укучылар Ватанга тугрылык, батырлык һәм хезмәт үрнәге булган ярайондашыбызның рухын йөрәкләрендә саклап, илебезгә лаеклы гражданнар булып үсәрләр, дигән ышанычта калабыз.

Автор:
Читайте нас