Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
25 апрель , 15:48

Район буйлап масштаблы автойөреш узды

Бүген Балтач районында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Батырларыбызның кече Ватаны” дип аталган автойөреш узды.

Район буйлап масштаблы автойөреш узды
Район буйлап масштаблы автойөреш узды

Бүген Балтач районында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Батырларыбызның кече Ватаны” дип аталган автойөреш узды.

Әлеге чара Бөек Ватан сугышында катнашкан батырларны искә алуга, яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә һәм район халкының бердәмлеген ныгытуга юнәлтелгән иде.

Ватанпәрвәрлек рухындагы чараның тантаналы өлеше Хәрби һәм хезмәт даны аллеясына веноклар салу тантанасы белән башланды. Район җитәкчелеге, СВО ветераннары, киң җәмәгатьчелек вәкилләре һәм битараф булмаган халык аллеяга килеп, батырлар истәлегенә веноклар салдылар. Бу мизгел һәркемнең күңелендә горурлык хисе уятты. Бу—тарихны хөрмәт итүнең, батырларга рәхмәт белдерүнең матур чагылышы.

— “Батырларыбызның кече Ватаны” автойөреше яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйный. Ул яшьләргә үз тарихын белергә, батырларны искә алырга һәм аларның каһарманлыгы белән горурланырга мөмкинлек бирә. Әлеге чара яшьләрдә Ватанга мәхәббәт, тарихка хөрмәт хисе тәрбияли,— диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев һәм барлык җыелган кунакларга, автойөрештә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

—Балтач районында узган “Батырларыбызның кече Ватаны” автойөреше киләчәктә дә дәвамлы булыр, дип ышанабыз. Мондый чаралар халыкны берләштерә, Ватанга мәхәббәт хисләрен көчәйтә һәм яшь буынга рухи азык бирә,—дип ассызыклады үз чыгышында  "Хәрби туганлык" иҗтимагый берләшмәсе рәисе Фәрит Галимов.

Ары таба район мәдәният сарае каршыннан автоколонналар старт алды.  Патриотик автойөреш өч маршрут буенча башкарылды. Беренче маршрут: Иске Балтач – Түбән Иванай – Уразай – Иске Тимкә – Мишкә – Көндәшле. Икенче маршрут: Иске Балтач – Югары Янактай – Түбән Карыш – Нөркә – Сәйтәк – Тучыбай. Өченче маршрут: Иске Балтач – Шәвъяды – Түбән Сикияз – Асавка – Штәнде. Автойөреш районның иң ерак авылларын да колачлады.

Башкортстан, Русия, Җиңү байрагы күчермәләре белән бизәлгән автомобильләр маршрут буенча буенча билгеләнгән авылларга туктап, митингта катнаштылар һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә булдырылган һәйкәлләргә веноклар салдылар. Һәр авыл әлеге чарага җитди әзерләнгән – ватанпәрвәрлек рухындагы шигырьләр, җырлар һәм биюләр тирә-юньгә таралды биредә. Авылларда юл буйларына тезелеп баскан авыл халкы автойөрештә катнашучыларны кул болгап сәламләүләре үзе бер күркәм күренеш һәм халыкның бердәм булуын исбатлап торды.

“Батырларыбызның кече Ватаны” автойөреше—Бөек Җиңүгә һәм батырларыбызга булган хөрмәтне күрсәтүнең бер чарасы гына түгел, ә яшь буынга патриотик тәрбия бирүнең дә мөһим ысулы. Күңелләргә үтеп керерлек мизгелләргә бай булган әлеге автойөреш киләчәктә дә матур традициягә әверелер, дип ышанасы килә. Ул яшь буынга Ватанга мәхәббәт, тарихка хөрмәт хисе тәрбияләүдә зур өлеш кертер.

Автор:
Читайте нас