Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
17 апрель , 14:52

Ил саклау – ирләр эше

Гасырлар дәвамында шулай кабул ителгән. Ир-ат йортның, авылның иминлеген сакларга бурычлы. Алар көчле буын вәкилләре.

Ил саклау – ирләр эше
Ил саклау – ирләр эше

Гасырлар дәвамында шулай кабул ителгән. Ир-ат йортның, авылның иминлеген сакларга бурычлы. Алар көчле буын вәкилләре.

Асавка егетләре бу хакыйкатьне кечкенәдән аңлап үскәннәр. Авылда һәркайсы солдат киемен киеп карау теләге белән яшәгән. Гади колхозчы балалары Зәниф Закиров белән Владислав Шакировларның язмышлары да уртак, алдагы көннәрен шинель җылысын тоеп яшәү өмете булган. Үзләре бу дәверне сагынып искә алалар. “Безнең балачак шундый рәхәт булды”,—ди алар. Ата-аналар эштә, без кушылган эшләрне башкарып куябыз да, аннары уйнарга тараларбыз. Тау башы шау-гөр килә. Дөнья имин тамак тук. Мул тормыш дигәннәре шул булган.

Үсә торгач алар колхоз эшенә яраклы булдылар. Икесе дә сентябрь аенда туганнар: Зәниф Закиров—1948нче елда, Владислав Шакиров—1953нче елда. Асавка һәм Тушкыр авылларындагы мәктәпләрне тәмамлагач, Штәнде урта мәктәбендә белем алалар. Шул мәктәпләрнең укытучыларын алар  әле дә тик җылы сүзләр белән искә алалар.

Мәктәпне тәмамлагач, Зәниф Закиров Свердловск шәһәрендә күпмедер вакыт производствода эшли һәм армия сафларына алына. Грузиядә хезмәт итә. Бер бик зур теләге була—офицер буласы килә аның. Командованиягә рапорт биреп, ул Калиниград өлкәсе Багратионовск шәһәрендәге Дәүләт хәфесезлеге комитетына( КГБ) имтиханнарын тапшырып, укырга керә.  Ары таба, уку йортын тәмамлагач, илебезнең төрле шәһәрләрендә—Прибалтика республикасы, Ленинград һәм Саратов өлкәләрендә  хезмәт итә.

Владислав Шакировны тормыш җилләре Свердловск шәһәрендәге Эчке эшләр министерствосының янгын-техник училищесына алып килә. Ары таба ул лейтенант званиесендә Балтач районы Эчке эшләр бүлегенә хезмәт итәргә кайта. Янгыннан саклау бүлегендә инспектор булып 5 ел эшли. Аннары Уфа шәһәренә күчеп, 5нче янгын саклау отрядында хезмәт юлын дәвам итә. Караул начальнигы, отряд начальнигы ярдәмчесе булып та эшли. 10 ел җәзаларны үтәү Федераль хезмәтенең баш идарәсендә (ГУФСИН) хезмәт сала.

Зәниф Закиров—37, Владислав Шакиров 34 ел хезмәт иткәч, икеседә подполковник званиеләрендә отставкага чыгалар.  Зәнифнең улы Марат да Сочи шәһәрендә ФСБ системасында (элеккеге КГБ) хезмәт итә, майор. Тормыш иптәше, прапорщик Мария Закирова белән ике игезәк ул үстерәләр.

Владислав Шакировның кызы Эльза һәм улы Рөстәм да әтиләре юлын сайлыйлар. Юридик белем алып, Эльза Эчке эшләр бүлеге капитаны званиесендә хаклы ялга туктый, гаиләсе белән Яро-Чаллы шәһәрендә яшиләр. Рөстәм—подполковник, БРның тикшерү комитетында бүлек җитәкчесе булып эшли.

Зәниф тә, Владислав та тормышлары белән канәгатьләр. Ялсыз хезмәт, йокысыз төннәр, төрле милләттән булган хезмәттәшләрен, дусларын алар һәрвакыт җылы искә алалар. Икесенең дә тормыш иптәшләре укытучылар иде. Ерак 70нче елларны Асавка авылына укытырга килгән Шәвъяды авылыннан Фәнирә Аскарова һәм Имән авылыннан Гөлшат Алетдиновалар белән гаилә коралар. Кызганычка каршы, икесе дә мәрхүмәләр.

Хезмәт дәверендә ике подполковник та бихисап медальләр һщм Мактау грамоталары белән бүләкләнгәннәр. Шулар арасында—“За безупречную службу” медаленең барлык өч дәрәҗәсе дә, “Дәүләт хәфесезлеге комитеты ветераны”, “Хезмәт ветераны”, “Җинаять-башкарма системасы ветераны”, “Эчке эшләр министрлыгында бик яхшы хезмәте өчен” медальләре һәм башкалар.

Хаклы ялга чыккач, шәһәрләрдә үз фатирлары булса да, алар туган авылларына кайтып, авыл тормышы белән “кайнап” яшиләр. Төрле өмәләрдә катнашалар, бәйрәмнәргә спонсорлык ярдәме күрсәтәләр. Зурлап 9нчы Май бәйрәмнәрен үткәрәләр. Чөнки Зәнифнең әтисе Зиганур Талип улы һәм Владиславның әтисе Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакиров —сугыш ветераннары. Әниләре Сәхия Галихан кызы һәм Шәрзия Җидегән кызы сугыш вакытында хезмәт ветераннары.  Бөек Җиңүнең 70 еллыгы көнендә солдат ботклаары пешереп, татарча—азан, удмуртча—куриськон (искә алу) оештырдылар.  Соңгы ике елда Зәниф һәм Владислав инициативалары белән ике тапкыр параолимпия чемпионы Рөстәм Гарифуллинга бюст ачылды, чик буе баганасы  булдырылды.  Мондый барлык изге гамәлләре өчен алар район Хакимияте, авыл биләмәсе Грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләнделәр.

Хәнис ХӘҖИМОВ.

Автор:
Читайте нас