Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
23 февраль , 13:06

Радий Хәбиров Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды

Бүген Уфаның Җиңү паркында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.

Радий Хәбиров Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды
Радий Хәбиров Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды

Радий Хәбиров Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллин батырлыгына багышланган һәйкәлгә чәчәкләр салды. Чарада шулай ук Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Кораллы Көчләр ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм Уфа халкы катнашты.

Башкортстан Башлыгы журналистлар белән әңгәмәдә Ватанны саклаучылар көненең мөһимлеген һәм бу бәйрәмнең тирән мәгънәсен дә ассызыклады.

- Без бу датага һәрвакыт җитди карый идек, әмма хәзер 23нче февраль үзенчәлекле кабул ителә. Махсус хәрби операция шартларында без армиянең ил тормышында никадәр зур роль уйнавын һәм безнең егетләрнең ничек батырларча көрәшүен аңлыйбыз, — дип билгеләде төбәк җитәкчесе. — Быел без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Моннан тыш, Русия Президенты 2025нче елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте, ә республикада без бу елны МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә багышлыйбыз.

Автор:
Читайте нас: