Мата авылы янында узган каргизгечләрдәге ярышлар спорт сөючеләрне бер мәйданга җыйды. Әлеге чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлануы белән генә түгел, ә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү елы кысаларында үткәрелүе белән дә әһәмиятле булды.
Балтач, Аскын, Тәтешле, Мишкә районнары һәм Уфа, Чернушка, Бөре шәһәрләреннән килгән спортчылар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, кышкы актив ялны күрсәтү һәм техник спорт төрләрен популярлаштыру максатында оештырылган әлеге бәйрәмдә көч сынашты.
Ярышларда катнашучыларны һәм күпсанлы тамашачыларны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Башкортстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Айбулат Хаҗин, үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү буенча Башкортостан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Урал Искәндәров сәламләде.
Ярыш кагыйдәләре буенча катнашучыларга ике этапны узарга кирәк иде. Беренче этап - вакытка дүрт чакрымга ялгыз йөрү. Бу сынауда каргизгечнең тизлеге генә түгел, ә спортчының осталыгы да мөһим роль уйнады. Икенче этап - “змейка” элементын техник оста башкару һәм мишеньга төз ату. Бу катлаулы сынау спортчылардан төгәллек, игътибарлылык һәм каргизгеч белән яхшы идарә итүне таләп итте. Кызу һәм шул ук вакытта мавыктыргыч узышларда 38 спортчы катнашты. Аларның һәрберсе җиңүгә омтылды, әмма дуслык һәм бердәмлек рухы тантана итте!
Күптән көтелгән нәтиҗәләр дә билгеле булды! “Җиңүгә омтылыш өчен” номинациясендә – Тәтешле районыннан Динар Биктимеров, “Иң яшь катнашучы” номинациясендә – Аскын районыннан Таһир Галиев, “Иң виртуоз катнашучы” номинациясендә – Балтач районыннан Ринат Хәйруллин, “Иң кыю катнашучы” номинациясендә – Илдар Гайниәхмәтов, “Иң матур спортчы” номинациясендә – Мишкә районынан Азат Мөгаллимов, “Иң тырыш катнашучы” номинациясендә – Аскын районыннан Илгиз Камалтдинов, “Иң чыдам катнашучы” номинациясендә – Балтач районыннан Рәмил Хаков билгеләнде.
“Горники” төркемендә беренче урынны – Рафаиль Әхмәтҗанов (Бөре шәһәре), икенче урынны – Радим Нуриев (Балтач районы), өченче урынны Юлай Дәүләтшин (Аскын районы) яуладылар.
“Тайга” төркемендә Айрат Абраров (Аскын районы) – беренче, Вадим Хәйдәров (Мишкә районы) – икенче, Илнур Карамов (Тәтешле районы) өченче урынга лаек булдылар.
“Чит илдә җитештерелгән каргизгечләр” төркемендә Мишкә районыннан Равиль Алимов беренчелекне алды. Икенче урында – Айбулат Абдуллин (Аскын районы), өченче урында – Павел Иванов (Уфа шәһәре).
“Буран” төркемендә пьедесталның югары баскычына Аскын районыннан Сәгыйть Шәймиев күтәрелде. Җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Бу чараны оештыручыларга һәм аларга булышкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткереп тамашачылар таралышты. Аларның тырышлыгы белән бу ярыш бик югары дәрәҗәдә узды һәм онытылмаслык тәэссоратлар калдырды. Киләчәктә дә шундый ук күңелле һәм файдалы чараларны бергәләп уздырырга язсын, чөнки спорт ул көч, сәламәтлек һәм бердәмлек чыганагы. Күпләр билгеләгәвенчә, бу чара “Кышкы Сабантуй”дай булды. Спорт бәйрәме тәмам, яхшы хатирәләр күңелләрдә сакланыр!
Газим Талипов фотолары.